Гидрантлар ни хәлдә?

2010 елның 18 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген Салмачи һәм Вишневка бистәләре янгын сүндерүчеләрнең игътибарына эләктеләр,  чөнки  ТР буенча федераль янгынга каршы хезмәткәрләре Казанда, республикада  янгынга каршы  су белән тәэмин итү чыганагын төзәтүен  тикшерделәр һәм нәкъ менә әлеге бистәләр янгын сүндерүчеләрнең “кара исемлегендә” тора. Барлыгы Казанда сусыз 8 бистә исәпләнә, 24 дә янгын сүндерү гидрантларында су аз яисә төзәтелмәгән хәлдә.  Мондый тикшерүләрне янгын сүндерүчеләр елга ике тапкыр уздыралар – яз һәм көз айларында. 2005 елда ТР Министрлар Кабинеты карары буенча «Газификация» һәм «Питьевая вода» программасы буенча Салмачи һәм Вишневка бистәләрендә эчәргә яраклы суүткәргечне суздылар, анда 15 янгын гидрантларны урнаштырдылар. Салмачи бистәсендә урнашкан тугыз гидрант әлеге көнгә кадәр су белән тутырылмаган иде. Ләкин, янгын сүндерүчеләр өчен көтелмәгәндә гидрантан су көчле басым белән агып китте. Хәзер исә, Салмачи бистәсенедә торучыларга үз йортлары өчен куркып торырга кирәкми, чөнки су бистәдә бар. Ел саен башкалабызда  бистәләр арта, моның белән янгын сүндерүчеләрнең проблемалары да арта. Мисал итеп, Вишневка бистәсен алсак әүвәле анда 100 йорт исәпләнде, хәзер исә, анда 150 торак корылма. Эчәргә яраклы суүткәргеч уздырылган булса да, янгын гидрантларны урнаштыру өчен ул яраклаштырылмаган – торбаның диаметыры кечкенә. Бистәнең торучылары әйтүенчә янгын чыккан очракта аларда су һәм юллар юк.   Районның администрациясе әлеге торак пункта янгын гидрантларны куяга җыенмый, янгын сүндерүчеләр инде берничә тапкыр аларга  хатлар җибәрделәр, прокуратурога мөрәҗәгать иттеләр.  Шуны әйтергә кирәк, коры җәйдән соң, прокуратура су белән тәэмин итү өчен җавап биргән кешеләрдән катгый рәвештә таләп итә башлады. Вишневка торучыларның киләчәктә су булыр, дип һәм алар тыныч йокларлар, дип ошанып калабыз.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International