Яңа Чишмә районында көчле җил-давыл булды

2010 елның 17 ноябре, чәршәмбе

Яңа Чишмә муниципаль районында көчле җил – давыл бер катлы сырхауханәнең тимер түбәне каерып атты. Әлеге сырхауханә Зирекле хастаханәгә кушылып салынган. Шөкер, һәлак булучылар яисә җәрәхәтләнүчеләр юк.

Сырхауханәнең тимер түбесе каерылуы турындагы хәбәр янгын сүндерү сагына 16 сәг. 05 мин. килде. Вакыйга булган урынга тиз арада 124 янгын сүндерү сагының башлыгы җитәкчелегендә оператив төркем һәм Яңа Чишмә муниципаль районының ТР УМЧС башлыгы урынбасары чыкты. Алар килеп җиткәч түбәндәге нәтиҗәләр ясадылар,  көчле җил – давыл нәтиҗәсендә Зирекле хастаханәгә кушылып салынган бер катлы бинаның металл профнастил түбәсе каерыелды.  Вакыйга  булган вакытта хастаханәнең эчендә  стационар дәвалануга йөргән 7 авыручы һәм 2 хастаханәнең хезмәткәре булган. Тавыш ишеткәннән соң, алар тиз арада хастаханә бинасыннан чыгып куркынычсыз урынга киттеләр.  Оператив төркет хастаханә территориясен тикшереп чыктылар. 17 сәг.50 мин. әлеге вакыйганы локальләштерделәр. Яңа Чишмә муниципаль районының КЧС һәм ПБ вәкиле әлеге бинаның түбәсен ремонларга дигән карар кабул итте.    

Гадәттән тыш хәл булган урында янгын сүндерү сагының шәхси составы һәм ТП РСЧС көч һәм чаралар эшләде:

-         янгын сүндерү сагының оператив төркеме – 2 кеше, 1 техника;

-         124 янгын сүндерү сагы – 4 кеше ,1 техника;

-         Район үзәк хастаханәсе – 3 кеше.1 техника;

-         эчке эшләр бүлеге – 2 кеше, 1 техника;

-         район администрациясе – 2 кеше, 1 техника;

-         РЭГС – 2 кеше, 1 техника;

-         РЭС – 3 кеше,1 техника.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International