Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 111 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 11 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 56 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 6 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 14 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 6 янгын.
Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксызэш итүдән – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 20 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 17 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 2 тапкыр, суда югалган кешене эзләү буенча – 7 тапкыр, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.