Бүген иртәнге дүрттә Яңа Савин районының Ямашев урамында “Каспий” җәйге кафе янып китте. Янгын турындагы хәбәр янгын сүндерү сагына кафе янында урнашкан торак йорт кешеләреннән килгән. Беренче янгын сүндерү расчетлары килгәч, бина тулаем ялкын эчендә була. Янгынны махсус өч янгын автоцистернадан сүндерделәр. Янган вакытта шартлау барлыкка килде. Әлеге кафе эчендә газ балоны шартлаган булган. Шөкер, һәлак булучылар яисә пешеп җәрәхәтләнүчеләр юк. Янгынны сүндерү өчен, янгын сүндерүчеләргә 40 минут вакыт сарыф итәргә туры килде. Кафе янында урнашкан торак йорттан 150 кешене эвакуацияләделәр. Утның торак йортка күчү куркынычы тумаган, чөнки кафе янгынга каршы стена янында урнашкан иде. Тикшерү исә, янгын ут төртүдән чыккан, дип тапты. Янгын нәтиҗәсендә “Каспий” җәйге кафеның территориясендә ярдәмче бина янып бетте. Янгын чыккан урында янучан катнашма булган шешә таптылар. Янгынның мйданы 200кв.м. тәшкил иткән.