Янгын турындагы хәбәр “Татарстан Республикасы янгын сакчылыгы” Дәүләт учреждениесе Зур Тархан авылының аерым постының дежур пультына җирле торучыдан килә. Янгын чыккан урынга Зур Тархан авылының аерым посты һәм ТР федераль янгынга каршы 133 янгын сагы чыга. Янгын сүндерүчеләр фаҗига булган урынга килгәч, ялкын торак йортны колачлап алган була. Хәлне тикшереп чыкканан соң, “Татарстан Республикасы янгын сакчылыгы” Дәүләт учреждение хезмәткәрләре ялкынны дүрт стволдан сүндерә башлыйлар. Суны авыл янында аккан елгадан алалар. Нәтиҗәсендә, йортның түбәсе янып бетә. Янгынның мәйданы 40кв.м.тәшкил итә. Һәлак булучылар яисә пешеп җәрәхәтләнүчеләр юк. Әлеге хәвефнең сәбәбе – ут белән саксыз эш итүдән дип фаразлана.