2016 елның 14 нче июлендә түбәндәге чаралар үткәрелгән:
- күтәреп торучы төзелешләр ватылганына бинаны тикшерү буенча эшләр дәвам итә;
- идән асты һәм беренче кат арасындагы түшәмәнең күтәреп торучы төзелешләрен ныгыту буенча эшләр дәвам итә;
- арта торган нәтиҗә буенча йортның 52 тәрәзәсе төзәтелгән (85% тәмам);
- 2 нче керүнең лифт эшен яңадан торгызу эшләре тәмам;
электр щитларында электр чыбыкларын һәм электр санагычларын яңадан торгызу буенча эшләр тәмам;
- газ белән тәэмин итү торбаларын прессланган.
“КамАЗ” кунакханәсе нигезендә вакытлы урнаштыру пунктында 96 кеше, шул исәптән 23 бала, яши. 3 тапкыр ашату, Федераль янгынга каршы хезмәтнең 15 нче отряд хезмәткәренең кизү торуы оештырылган.
Туганнарда һәм танышларда 24 кеше, шул исәптән 2 бала, урнашкан.