Беренче смена нәтиҗәләре буенча Татарстанның 52 балалар савыктыргыч лагерларында 5 869 бала катнашуы белән “Йөзәргә өйрән” акцияләре үткәрелгән. Шулай ук акция республика сулыклары янында күп кешеләр ял итә торган урыннарда һәм пляжларда үткәрелә.
Беренче смена башында йөзә белми торган балалардан (2 293) үткәрелгән дәресләрдән соң 1 606 бала йөзәргә өйрәнгән (30%). Йөзәргә өйрәтүне лагерлардагы бассейннарда йөзү инструкторлары оештырган. Алдагы атнага (июльнең 17 нән 23 нә кадәр) су объектлары янында күп кешеләр ял итә торган урыннарда һәм пляжларда 8 акцияне үткәрергә планлаштырылган.