Уттан саклан!

2010 елның 1 ноябре, дүшәмбе

Бүген көндезге өчләр тирәсендә “МЕГА” сәүдә үзәгеннән тиз арада чыгарга туры килде, чөнки “OBI” кибетендә автомат янгын сигнализациясе хәрәкәткә килде. Әлеге сигнал ТР буенча федераль янгынга каршы җиденче отряданың алтынчы янгын сагына килә, шуның ярдәмендә янгын сүндерүчеләр янгын чыккан урынга 5 минут эчендә килеп җиттеләр. Алар килеп җиткәнчегә кадәр автомат янгын сүндерү җайланма, тиз арада зур булмаган кабынуны сүндереп ташлый. Янгын сүндерүчеләргә бары тик янгын чыккан урынга су агызырга туры килде. Ачыкланганча “OBI” кибетендә сатуга куелган  ишекләр янып киткән. Янгынның мәйданы 8 кв. м. тәшкил иткән.  “МЕГА” кибетенең хезмәткәрләре комплекслы рәвештә сәүдә үзәгенә килгән кешеләрне эвакуацияләделәр. Барлыгы 2500 кеше эвакуацияләнде. Зыян күрүчеләр юк. Сәүдә үзәгенә керү 40 минуттан соң рөхсәт ителде. Совет районының дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек идарәсе әлеге вакыйганың барлык төрләрен тикшереп карыйлар – ут белән саксыз эш итү һәм  ут ут төртү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International