«Исән калу» маршруты – “Куркынычсыз мәктәп”нең шәһәр ярыш төрләренең берсе. Бүген әлеге тур буенча 7 шәһәр командасы үзләренең район данын якладылар. Яңа – Савин районы өчен №89 нчы мәктәпнең кадет сыйныфы чыгыш ясады. Нәкъ менә бу командага шоба буенча беренче булып барлык этапларны татып карарга насыйп булды. Ярышларның иң зур дистанциядә “исән калу”маршрутында укучыларның якынча 3 сәгать вакыт китте. Маршрутка чыгыр алдыннан, судья команданың ашыгыч ярдәм аптечкасын һәм туристик кирәк – яракларын җентекләп тикшерде.
Билгеләнгән ориентир буенча яшь коткаручылар юлга чыктылар. Иң башта аларга чын пычкы белән 20см. бүрәнәне кисәргә туры килде. Беррәттән команданың капитанына 10 метр ераклыктан бинокль ярдәмендә кәгазьдә язылган сүзне укырга кирәк булды. Бу биремгә команданың 3 минут вакыт китте. Чокырлы урыннарны ярышның оештыручылары очраклы гына сайламаганнар, чөнки катнашучылар табигатьнең барлык кыелыклары белән көрәшә белергә тиеш. Тау бите буенча төшү, 15 м. биеклектәге тауга менү һәм траверс белән төшү һ.б. – болар барысы да укучылар өчен яңалык түгел, чөнки аларның күбесе күптәннән туристик спорт белән шөгыльләнәләр.
- Бүген без чираттагы Казан укучылары арасында “Куркынычсыз мәктәп” ярышларын ачтык. Ярышларның беренче төре – “исән калу” маршруты иде. Без әлеге төрне кыелаштырып региональ дәрәҗәсенең таләпләренә туры китерегә тырыштык, - дип әйтте гражданнар саклау идарәсенең җитәкче урынбасары полковник Марат Фәйзерахман.
Икенче көнне яшь коткаручыларны янгын полосасы көтте, алар әлеге биремдә магистраль юлын үткәрделәр, янгын сүндерү җиңенән су белән аттылар һәм күнегүләр эшләделәр.
Ярышларның нәтиҗәләре буенча беренче урынны Яңа – Савин районының кадетлары алды, икенче урынны Вахит районының яшь коткаручылары яулады, өченче урынны Мәскәү районының укучыларына тапшырдылар.