Биш көн дәвамында Яшел Үзән районының Васильево поселыгының “Сосновый бор” саноториядә республиканың барлык районынан килгән тәрбия эше буенча укытучылар, балалар сәламәтләндерү һәм ел буе эшләгән лагеренең вожатылары, балалар белән эшләү осталыгына өйрәнүдән тыш, балалар ялы куркынычсыз, фаҗигазсез узу буенча өйрәтмәләр үзләштерәләр. Мондый өйрәтмәләрне балалар ялы оештыру буенча “Лето” республика үзәге ел саен уздыра. Бу юлы өйрәнүчеләр контингенты төрле иде, алар арасында профессиональ укытучылар һәм студентлар. Быел әлеге семинарга 40ка якын кеше килде.
- Әлеге семинарларны без ел саен уздырабыз. Укытучылар, студентлар белән семинар уздыру өчен без төрле министерстволардан һәм идарәчелектән белгечләрне чакырабыз, – дип әйтте “Лето” үзәгенең информацион – методик бүлегенең мөдире Римма Ахтариева. - Җәй көнне төрле хәлләр була – ул янгыннар, сулыкларда булган фаҗигаләр. “Вожатыйлар мәктәбендә” укытучылар педагока, психология буенча белем алалар. Шулай ук, алар балаларга хореография буенча осталык дәресләрен, хор белән җырларга һәм әлбәттә беренче ашыгыч ярдәм күрсәтүгә өйрәнәләр. Бер сүз белән генә әйткәндә, укытучыларны без киләсе елга әзерлибез. Укытучылар үзләренә кирәкле мәгълүматларны туплап, алар ярдәмендә балалар белән куркынычсызлык дәресләрен уздырачаклак, дип ошанып калам.
Вожатыйларны лагерьләрдә янгын һәм су куркынычсызлыгына өйрәтүгә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының хезмәткәрләре чакырылды. Дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек идарә инспекторлары укытучыларга балалар корпусында янгын чыккан очракта ничек эш итәргә, балаларны кая эвакуацияләргә искә төшерделәр. Яшел Үзән районының Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция үзәгенең хезмәткәрләре лагерь җитәкчеләренә, укытучыларыга су коену сезонына ничек эзерләнергә кирәк турында сөйләделәр. ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының укыту – методик үзәгенең вәкилләре вожатыйлар белән “Гоша” манекены ярдәмендә беренче ашыгыч ярдәм күрсәтү буенча мастер – класс уздырдылар.
- Әлеге дәресләр бик нәтиҗәле, дип саныйм. Безне суда баткан кешеләргә беренче ашыгыч ярдәм күрсәтергә өйрәттеләр. Мондый дәресләрне ешрак семинар рәвешендә генә түгел , ә практик яктан уздырырга кирәк. Методик яктан безнең өчен бу бик зур ярдәм, - дип сөйләде Буа районының “Бор” сәламәтләндерү лагеренең җитәкчесе Светлана Победимская.
Озакламый “Лето” республика үзәге Түбән Камада ике атналык семинар-совещание уздырыга планлаштыра, монда республиканың барлык районнардан лагерь җитәкчеләре чакырылачак.