Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре балалар сәнгать мәктәбендә тактик дәрес үткәрделәр

2016 елның 29 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча янгын сүндерү хезмәте 8 нче отрядының хезмәткәрләре Яшел Үзән балалар сәнгать мәктәбендә янгын сүндерү тактикасы дәресләрен үткәрделәр. Күнегүләр легендасы буенча яну мәктәпнең идән асты бүлмәсендә кыска ялганыш аркасында башланган, 1 нче һәм 2 нче катлар һәм баскыч маршлары төтен белән тулган. Кизү сакчы шул ук вакытта янгын сүндерү хезмәтенә хәбәр итә, янгын турында белдерү тавышын кабыза, укытучылар кичектермичә укучыларның эвакуациясен оештыра.

Шартлы янгын сигналына килгән кизү расчетлар янгынны сүндерер һәм кешеләрне коткарыр өчен җиһазларны җәелдерә. Күнегү шартлары буенча бинада балалар калган. Янгын сүндерүчеләр бүлмәләрне тикшереп чыгалар, бер зыян күрүчене идән асты бүлмәсеннән алып чыгалар, икенчесен өч тезле баскыч ярдәме белән икенче кат тәрәзәсеннән коткаралар, тагын бер зыян күрүченең ролен уйнаган манекенны икенче каттан сикергәндә “гомер кубы” (кешеләрне тиз эвакуацияләү җайланмасы) коткарган. Коткарганнарны ашыгыч медицина ярдәме бригадаларына тапшыралар. Алдан чамаланган билге – “канәгатьләнерлек”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International