Янгын сүндерү бүлекләре Спас муниципаль районында ДТП нәтиҗәләрен бетерделәр

2016 елның 12 июне, якшәмбе

2016 елның 12 нче июнендә 13:32 дә Казан-Болгар юлының 160 нчы км 3 автомобиль катнашкан юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр килгән. Бәрелгәннәре: “ЗИЛ” йөкле автомобиле, ВАЗ 2115 һәм КIA Rio.

13:35 тә 5 кеше үлгән, 1 кеше зыян күргән дип беленгән. Аларның шәхесләре билгеләнә. Балалар юк. Бер зыян күрүче Спас үзәк район хастаханәсенә җибәрелгән.

ДТП урынында Спас янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының оператив төркеме эшли.

Катнашкан көчләр һәм чаралар: 24 кеше, 11 берәмлек техника, шул исәптән Русия ГТХМ нан 6 кеше, 2 берәмлек техника.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International