Русия көненә багышланган бәйрәм чараларын үткәргән вакытта куркынычсызлыкны тәэмин итер өчен Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе сизгерлекне арттыру һәм үзенең һәм Татарстан Республикасы ГТХМ ның көчләре һәм чаралары республикада Русия көнен бәйрәм итү вакытында мөмкин була торган гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда гамәлләргә әзерлекне тәэмин итү турында боерыкны хәзерләп тормышка ашыра.
Бәйрәм итү вакытында республика территориясендә 14 ачык мәйдан эшләтеләчәк. Аларда күзәтү эшләре бүлекләренең 14 хезмәткәренең кизү торуы оештырылачак. Шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә информацион материалларны тапшырыр өчен 38 ОКСИОН терминаль комплексы бар. Алар куркынычсызлык нигезләре буенча видео күрсәтәләр.