Иң яхшы кызыл машына йөртүчесе

2010 елның 4 октябре, дүшәмбе

Янгын сүндерү сагы турында сүз барган вакытта, без гадәттәгечә янгын сүндерүчеләр – геройлар, аларның янгын белән көрәшүләре, кешеләрне, мал –мөлкәтне коткарулары  турында искә алабыз. Кайвакыт янгын сүндерү машина йөртүчеләрен бөтенләйгә онытып җибәрәбез. Ләкин, нәкъ менә алардан, аларның тизлегеннән  никадәр кыска вакыт эчендә янгын сүндерү расчетларын фаҗига булган урынга алып килгәннәрдән , күп очракта кеше гомере тора. Янгын сүндерү машинаны йөртүче шәһәрне, чыгу районны, андагы булган объектларны, янгынга каршы су чыганагының урнашуын бик яхшы белергә тиеш. Фаҗига булган  урынга  тиз арада килү, дөрес итеп машинаны кую, янгынны сүндерү барышында су өчен җавап бирү – болар барысы да йөртүче җилкәсенә төшә.  Шуңа күрә,  һәрбер дежур каравылы өчен иң мөһиме үзләренең командыда тәҗрибәле һәм профессиональ йөртүчене булдыру.  

Яшел Үзән янгын сагының гарнизонында мондый профессионаллар аз түгел. Иң тәҗрибәлене “Янгын сүндерү машинасын иң яхшы йөртүче 2010” ярышында билгеләделәр. Мондый ярышлар дүрт елга бер генә тапкыр уздырыла. Быелгы ярышта 12 йөртүче катнашты. Алар бөтенесе Яшел Үзәннән генә түгел, ә башка күрше районарыннан да килгән (Кайбыч, Апас, Кама Тамагы һ.б.). Катнашучыларның сүзләренә караганда мондый ярышлар – ул үзеңнең осталыкларын  күрсәтү генә түгел, ә аларны тагын да ныгыту өчен мөмкинлек бирә. Ярыштагы күнегүләр реаль шартларга якынайтылган. «Круг», «змейка», «колея», «бокс», «выезд на стоянку», «парковка», «финиш» - ярышның  практик күнегүләре елдан - ел үзгәрми кала. 9 фигура  - бу исә катнашучылар өчен чын мәгънәсендә тест – драйв. Һәрбер бәрдергән багана өчен минус 10 балл. Иң мөһиме барлык күнегүләрне тиз һәм чиста башкарырга кирәк. Практик имтиханнардан тыш һәрбер катнашучы теориядән һәм физик эзерлек буенча зачет тапшырды. 4 минут эчендә барлык фигуларны үткән  - ул җиңүченең нәтиҗәсе - Александр Чернов, 53нче янгын сагының янгын сүндүрү машиналарын йөртү буенча өлкән инспекторы. Янгын сүндерү машинасын иң яхшы йөртүче исемен Яшел Үзән янгын сагының гарнизоны буенча ул икенче тапкыр раслый. Хәзер исә, Александр Черновка гарнизонның намусын ярышның республика дәрәҗәсендә якларга туры килер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International