2006 елның 5 нче июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты белән “Татарстан Республикасы янгын сүндерү хезмәте” дәүләт учреждениесен кору турында” карарга кул куелган иде. Бу бүлек торак пунктларны, икътисад объектларын янгыннардан саклау максаты белән, шулай да кешеләр белән янгын профилактикасы эшен оештыру өчен корылырга карар ителгән. Хәзергә Татарстан Республикасы янгын сүндерү хезмәте 7 отряд һәм 101 янгын сүндерү бүлеге, гомумән 1 183 эшчедән тора. Саклана торган зонада кешеләр төнлә тора торган 44 социаль саклану объекты, шул исәптән 10 картлар йорты; 864 гомумбелем объекты, шуннан 427 мәктәп, 337 балалар бакчасы; 62 хастаханә; 109 059 шәхси йорт.
Бу ун ел эчендә Татарстан Республикасы янгын сүндерү хезмәтенең бүлекләре янгыннарны, юл-транспорт һәлакәтләрен бетерүгә һәм башка гадәттән тыш хәлләргә 14 меңнән артык тапкыр чыкканар. Алар 198 кешенең гомерен һәм 462 млн. сумлык матди байлыкларны коткарган. Юл-транспорт һәлакәтләрнең нәтиҗәләрен бетергәндә бүлекләрнең эшчеләре 921 кешене коткарган.