Коену сезоны ачылыр алдыннан Татарстан пляжлары куркынычсызлыкка экзамен бирәләр

2016 елның 27 мае, җомга

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ ның Кече көймәләр буенча дәүләт инспекциясе үзәгенең белгечләре шәһәр пляжлары коену сезонына әзер булуга техник тикшерүләр үткәрәләр.ГИМС инспекторларының тикшерүе бүген “Нижнее Заречье” пляжында үтте. Кече көймәләр буенча Татарстан Республикасы буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов әйткәнчә, тикшерүдә искәрмәләр табылмаган.

Республикада техник тикшерүләр инде 20 нче майдан үткәреләләр. ГИМС исәбендә барлыгы 32 пляж. Әлегә 16 ял итү һәм коену урыны тикшерелгән. Нәтиҗәләр буенча гамәлгә 11 пляж кертелгән, аларның 3 пляжы Казанда, 5 – Лаеш районында һәм 3 Чистай районында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International