Тәүлек эчендә Татарстанда 4 янгын чыккан

2016 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 89 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 19 тапкыр, коры үләнне сүндерергә – 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 36 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын, каралтыда  - 1 янгын. 1 кеше зарар булган, 2 кеше коткарылган.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, электр җиһазны  кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын.  

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 3 тапкыр чыктылар.   

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Башка чакырулар буенча – 5 тапкыр, ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, эзләү эшләренә – 1 тапкыр, ДТПга – 2 тапкыр.

11.05.2016 ел 19.57 Яр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, 49/15 йорт.

Биш катлы торак йортта өченче каттагы фатирда җиһаз яна. Мәйданы 9 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә 2 кеше коткарылар. 2005 елгы кыз бала зарар күрә. Янгынныд сәбәбе - электр җиһазны  кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

                                         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International