Ел саен Каратай Ш.С. ис. ТР ГТХМ Республика аклау үзәгендә Чернобыль АЭС авариясе ликвидаторлары аклау үтә. Менә бу апрель аенда да үзәктә ун “чернобыльче” дәвалана. Һәр “чернобыльче” медкомиссия белән билгеләнгән үзәктә алдан күрсәтелгән индивидуаль дәвалау үтә.
Үзәк Русиядә 21 нче гасырның башында Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдим иткән гадәттән тыш хәлләрдә зыян күргән кешеләрнең сәламәтлеген һәм эшкә яраклылыгын кайтару технологияләрен практикага керткән берничәләрдән берсе. Үзәктә гадәттән тыш хәлләрдә зыян күргән шәхесләргә аклау буенча уникаль тәҗрибә җыелган.