Моның турында бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия рәисе Алексей Песошин “Татарстан Республикасы территориясендә РСЧС территориаль система асты табигый янгыннарны бетерүгә әзер булу турында” темалы комиссия утырышында әйтте. Утырыш Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе, республика урман һәм авыл хуҗалыгы министрлыкларының һәм ТР буенча ЭЭМ җитәкчеләре катнашуы белән узган иде.