Регион территориясендә су басу куркынычларын киметү буенча һава торышы прогнозлары исәпкә алынып кисәтү чаралар комплексы башкарыла. Хәлне унлап километрларга сузыла торган ике боз тыгыны начарлый. Аларны ватыр өчен ике бозваткыч эшли, ә кая алар тирәнлек аркасында керә алмый, шунда шартлатучы төркемнәре эшли. Ташкынга каршы эшләрне башлаганнан бирле Вологда өлкәсендә сигез урында 32 боз шартлатуы башкарылган, көн эчендә регионга тагын 8 тонна шартлаткыч матдәләр килеп җитәчәк. Барлыгы ташкын нәтиҗәләрен бетерүгә 396 кеше һәм 122 берәмлек техника, 38 йөзү чарасы тартылган.