Чирәмне һәм чүп-чарны яндыру тыела!

2016 елның 15 апреле, җомга

2016 елның янгын куркынычлы яз һәм җәй вакыты башыннан Татарстан Республикасында 137 кпикән чирәм һәм чүп-чар януы булган. Бу шул ук былтыргы вакытка караганда 18% артыграк (116 яну).

Законнар яңалыгына туры китереп учакларны махсус җиһазландырылган урыннарда гына ягырга ярый, шулай да кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Шул ук вакытта җирдә коры чирәмле үсемлекләрне яндыру җилсез һавада, территория аерым янгынга каршы режимга кермәгән булса, ярый.

Кипкән чирәм һәм чүп-чар яндыруны булдырмау максаты белән полиция, янгын сүндерү хезмәте, җирле үзидарә органнары, ирекле янгын сүндерү хезмәте хезмәткәрләре саныннан торак пунктларның территорияләрен күзәтер өчен профилактик төркемнәр корылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International