Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре канализация люгына төшеп киткән дүрт кешене коткардылар

2010 елның 12 августы, пәнҗешәмбе
20 июль көнне  бердәм коткару хезмәтенә 11 сәг. 32 минутта фаҗига күрүчедән борчылу шалтырату килә.  Хафалануны  борчылган узып баручылар   ремонт бригадасының 4 кешесе бер – бер артлы канализация коллекторына төшеп киткән вакытта кага башладылар. Әлеге фаҗига Яшел Үзән районының  Түбән Вязов поселыгында, вогзал мәйданында, “Свияжск” станциядән  15 метр ераклыкта була.  МУП “Нижневязов жилкомсервис” эшләүчеләре  канализация коллекторында чистарту эшләрен алып бардылар. Беренчеләрдән булып коллекторга ремонт бригаданың слесаре төште, шул ук арада ул аңын югалта һәм өч метр тирәнлектәге коллеторның нигезенә кадәр төшеп китә. Иптәшен коткарырга башка эшләүчеләр дә килеп җитә, ләкин алар да билгеле булмаган газны сулап аңнырын югалтып төшеп китәләр. Соңгылардан булып иптәшләрен машина йөртүче коткарырга уйлый, әмма ул да төшеп китә. Шулай итеп,  бригаданың дүрт кешесе дә коллектор эчендә була. Уяулы узып баручылар ярдәмендә ярдәм тиз арада килде. Ике минуттан соң фаҗига булган урынга 154 нчы янгын сүндерү бүлегенең дежур караулы килде. Янгын сүндерүчеләр противогаз киеп коллекторга төштеләр. Һәрбер җәрәхәтләнүчене бәйләп өскә күтәрделәр. Ашыгыч медецина ярдәме килгәнчегә кадәр, янгын сүндерүчеләр җәрәхәтләнүчеләргә АСВ – 2 сулыш алу аппараты белән  реанимация чараларын күрсәттеләр. Аннан соң, аларны хастаханәгә озаттылар. Бәхеткә каршы бригаданың дүрт кешесе дә исән калды.   

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International