8 нче апрельдә 14:02 дә Ямбулат авылы башлыгыннан 5 яшьлек малай югалу турында хәбәр килде. 2011 елда туган малай ике өлкән эне белән өйдән 100 метр ераклыкта Сулица елгасы янында йөргәннәр иде. Елга аркылы бүрәнә яткан иде, балалар елганың икенче ягына чыгарга карар иттеләр. Өлкән балалар аркылы чыга алдылар, ә яшьрәк малай бүрәнәдә тотына алмыйча суга төшеп киткән. Абыйларының берсе ярдәм артыннан йөгереп киткән, ә икенчесе батучыга ярдәм итәргә тырышкан. Ләкин юешләнгән өс киеме малайны төпкә батырган.
14:15 тә урынга “ТР Янгын сүндерү хезмәте” ДКУ Рус Макылы аерым постының янгын сүндерүчеләре беренче булып килделәр, аннары Югары Осланнан 112 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең янгын сүндерүче-коткаручылары. Аннан соң Казаннан коткаручы-кинологлар һәм водолазлар килде.
Ашыгыч хезмәтләр һәм иреклеләр көче белән эзләүләр оештырылган иде.
17:20 дә ЗПСО № 2 водолазлары малайның мәетен вакыйга урыныннан 250 метр ераклыкта бер ярым метр тирәнлектән чыгардылар.