Башкалабызда яшь үсмерләр арасында янгын сүндерү – коткару спорты буенча беренче дөнья чемпионаты узды

2010 елның 9 августы, дүшәмбе

7- 9 август көннәрендә башкалабызның “Трудовые резервы” стадионында яшь үсмерләр арасында янгын  сүндерү – коткару спорты буенча беренче дөнья чемпионаты узды. Әлеге чарага якын һәм ерак чит илләрдән 11ләп үсмерләр төркеме килде. Россия, Татарстан, Азәрбайҗан, Казахстан, Латвия, Көньяк Корея, Украина, Белоруссия, Болгария, Төркия, Эстония  командалары. Яшь спортчылар программаның 4 төрдә - штурм баскычы буйлап күтәрелү, каршылыклар аша 100 метр араны узу, янгын сүндерү эстафетасы, янгын сүндерү осталыкларын күрсәттеләр. Суд вәкилләре белән, халыкара категория судьясы, янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар халыкара спорт федерациясенең  башкарма комитетының  җитәкчесе  Андрей Калинин җитәкчелек итте. Суд составына халыкара категориянең 7 судья керде  Болгария, Украина, Азәрбайҗан, Латвия.

Ярышның  ачылу тантанасын Татарстан Президенты Рөстәм Миңниханов ачып җибәрде. “Быел янгын сүндерүчеләр өчен авыр чор булды.  Бүген сезнең иптәшләрегез именлекне саклый. Алар тырышлыгы ярдәмендә Татарстан Республикабазда янгын куркынычсыз хәле кими”,- дип әйтте Рөстәм Миңниханов.

Яшь үсмерләр арасында янгын  сүндерү – коткару спорты буенча беренче дөнья чемпионаты  РФ гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 20 ел тулу уңаена туры килде.  

Чемпионатның беренче көнне штурм баскычы буйлап күтәрелү этабы булды һәм әлеге көнне үк өч дөнья рекорды куелды. Беренче этапның геройлары Россиянең җыелма командасы булды. Россия командасы артыннан Украина һәм Казахстан вәкилләре дә калышмады.

- Беренче көнне үк россия җыелма командасы өч дөнья рекордын куйды бу бик куандырды,  - дип әйтте дөнья чемпионатының баш судьясы Андрей Калинин.

Каршылыклар аша 100 метр араны узу – янгын – коткару спортның зачетына кергән, һәм иң гаҗәп күренешләрнең берсе булып санала. Йөгерү вакытында катнашучыларга кыска  вакыт эчендә 6 операцияне башкарып чыгарга туры килгән. Рәшәткәне ерып чыгу, янгын сүндерү җиңен алып тар бум буенча чабу, янгын сүндерү җиңен тоташтырып дистанция ахырына кадәр чабу. Бу этапта да россиянең җыелма командасы беренчелекне беркемгә дә бирмәде.

Яшь үсмерләр арасында янгын  сүндерү – коткару спорты буенча беренче дөнья чемпионатының өченче соңгы көнне  “боевое развертывание” этабында да безнең командабыз алтын медальләрен алды. Калган командалар да үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

Чемпионатның нәтиҗәләре буенча Россия җыелма командасы программаның барлык төрләрендә алтын медальләр яулады. Барлыгы 16 медаль, шуларның 8 алтын. Икенче урынны Беларуссия командасы алды. Өченче урынны Украина командасы яулады. Командаларны бүләкләгәннән соң яшь үсмерләр арасында янгын  сүндерү – коткару спорты буенча беренче дөнья чемпионатының ябылу тантанасы узды.

- Безнең спортсменнар чемпионатка күптәннән эзерләнә башладылар. Куелган максатларга без тиешле дәрәҗәдә ирештек. Тарихта беренче тапкыр уздырыла торган яшь үсмерләр арасында янгын  сүндерү – коткару спорты буенча беренче дөнья чемпионатын оештыру һәм   Россия җыелма команданың җиңүе бу безнең барлыгыбызның  тырышлыгы. Барысы да бу чемпионаттан канәгать булып калды дип ошанып калам, - дип әйтте Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республика буенча баш идарәнең җитәкчесе Рафис Хәбибуллин.  

Киләсе янгын – коткару спорты буенча дөнья чемпионаты Көньяк Кореядә узачак. Ярышлар 2013 елда булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International