Шулай ук, Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция хезмәткәрләре “Локомотив” пляжын йөреп чыктылар. Бозучылар анда күренмәде. Ял итүчеләр билгеләнгән урында кыендылар. Мондый кызу коннәрдә Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция хезмәткәрләре ялсыз эшлиләр.
- Бүген без мәгьлүмат агентлары белән бергә рейд уздырдык, - дип әйтте ТР кече күләмле суднолар буенча дәүләт инспекторы Рафаэл Яппаров. Рейдның төп максаты булып суда үзеңне тоту кагыйдәләре тора. Июль ае эчендә генә республикабызда 29 кеше батып үлде. Әлеге тикшерүләрне без көн саен уздырачакбыз.