Аккош күле янындагы янган урманны күргәч журналистлар шок хәлендә калдылар. Күмерләнеп беткән җир, наратларның кәүсәләре янып беткән, көек исе тора –болар барысы да казаннарның яраткан ял итү урынында булган. Җәйге вакыт эчендә Киров районының янгын сүндерүчеләре әлеге участокка 116 тапкыр чыктылар. Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге, атып калдырган чуп – чар - менә мондый гамьсезлек табигатебезне юкка чыга да инде. Бу юлы чираттагы рейдны “СМИ – куркынычсыз җәй өчен” иҗтимагый акция кысаларында ОАО “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы һәм федераль янгынга каршы хезмәтенең 7 нче отряданың хезмәткәрләре оештырды. Чараның төп максаты булып мәгьлүмат пропаганда аша кешеләргә янгын куркынычы, су объектларында кеше үлеме турында кисәтү тора.
- Мондый кызуда урманнардагы янгын минутына 100метрга кадәр җитә, - дип әйтте ТР буенча ФЯКХ №7 янгын сүндерү хезмәтенең җитәкче вазыйфасын башкаручы Харис Кәлимуллин. Быел үләннең һәм урманнарның януы нәтиҗәсендә кыен хәл барлыкка килде. Апрельдән алып июньгә кадәр безнең янгын сүндерү бүлегебез әлеге янгыннарга 1035 тапкыр чыктылар. Бу исә алдагы ел белән чагыштырып карасаң 60% күбрәк. Янгын чыгуның төп сәбәбе булып кешенең гамьсезлеге тора.
Шулай ук, урман янгыннарын сүндерүгә үзләренең өлешен ТР урман хуҗалык министрлыгының инспекторлары да кертә. Урман бистәләренә көн саен су сибә торган машина килеп су сибеп китә. Моннан тыш экология милиция хезмәткәрләре көн саен массивларын тикшереп торалар.
- Быел янгын урманның 60 гектарын юк итте, - дип әйтте “Аккош” шәһәр урманнарын саклау инспекторы Ләйсән Фәрухова. Урманнарны саклап калу өчен без көчебездән килгән барысын да эшлибез.