Журналистлар рейдка чыгалар

2010 елның 27 июле, сишәмбе
Бүген Киров районында дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек идарә инспекторлары  һәм СМИ вәкилләре торак фондларда янгын куркынычсызлык хәлен тикшерү өчен рейдка чыктылар. Әлеге чараны “СМИ – куркынычсыз җәй өчен” иҗтимагый акция кысаларында ОАО “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы белән бергә оештырылды. Чараның төп максаты булып мәгьлүмат пропаганда аша кешеләргә янгын куркынычы, су объектларында кеше үлеме турында  кисәтү  тора.

Дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек идарә инспекторлары  Киров районының иң проблемалы участогын сайладылар -  «Лагерная» тимер юл станция тирәсендә  урнашкан  торак йортлар. Бу йортлар шуның белән дан казанган, төзелгән вакытта алар янгын кагыйдәләрен гомумнән инкяр иттеләр. Бер – берсе янында шуның кадәр тыгыз урнашканнар, янгын чыккан очракта  йортларның күбесе ялкын эчендә калачак.  Дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек идарә инспекторларының сүзләренә караганда хәзер дә участокларда яңа йортларны төзегән вакытта хуҗалар  янгын кагыйдаләрен инкяр итәләр.  Йортлар арасында  15 метрлы дистанция, янгын гидрантлары юк, юлларның тар булуы аркасында янгын сүндерү машинасы керә алмый һәм бу районда хәзер дә янгынны сүндерү өчен  Идел елгасыннан су алу мөмкинлеге юк.    

Моннан тыш, һава торышы аномаль югары булу сәбәпле, Республикабызда кыен хәл күзәтелә, шулай ук янгыннарның да күләме арты.  Кызу көннәр башланудан бирле торак фондларда, кипкән үләнең һәм чуп – чарның януы ешайды.  Иң киң таралган сәбәпләрнең берсе ул янгын белән саксыз эш итү тора. Ярты ел эчендә ТР территорияседә 1829 янгын төркәлгән, 140 кеше һәлак булган, шуларның икесе бала, 126 кеше төрле тән җәрәхәтләрен алды. Язгы – җәйге вакыт эчендә янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу өчен  административ җаваплыкка  188 юридик шәхес, 256 авыл хуҗалык җитәкчеләре, 1412 урындагы кеше һәм 1055 гражданнар тартылды.

- Рейдка чыккан дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек идарә инспекторларның һәм журналистларның төп максаты итеп халыкның милеген саклап калу өчен аларга тагын бер тапкыр  янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлату, пропагандалау тора, - дип әйтте СМИ МЧС РТ бүлегенең битәкчесе Андрей Родыгин.

Профилактик тикшерү объекты  Боева урамындагы 145а торак йорты булды. Әлеге йортка килеп керүгә янгынга каршы күзәтүчелек идарә инспекторлары бик күп кимчелекләрне күреп, табып алалар. Бүленеш щиттагы электр үткәргечнең янгын куркынычсыз талапләренә туры килми, коридорда лампалар плафонсыз тора, шулай ук коридорда кешеләрнең төрле әйберләре тора, алар янудан тыш эвакуация юлын, янгын сүндерүчеләргә эшләргә дә комачаулап торалар.

- Янгын куркынычсыз талапләрен бозу өчен, йортның идарә компаниясенә боерык язылып бирелде, дип әтте Киров районның дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек идарә өлкән инспекторы  Игорь Апчиков.- Әгәр дә икенче тикшерү вакытында кимчелекләрне бетермәсәләр штраф салыначак.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International