Яңа хезмәткәрләр

2010 елның 21 июле, чәршәмбе

Бүген    РФ гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарә киңәшмә залында РФ гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең кадрлар  идарә җитәкчесе эчке- хезмәт полковнигы Лоханов Николай Павлович күзәтүе астында Мәскәү шәһәренең ГПС Академиясе, Санк – Петербург шәһәренең ГПС университеты, Иванова һәм Уральск ГПС институның 25 чыгарылыш студентлары аттестацион – кадрлар коммисиясендә үзләренең аудиенцияләрен көтеп тордылар.

     Яшь лейтенантларны РФ гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең җитәкчесе эчке- хезмәт генерал – майоры Рафис Хәбибуллин сәләмләде. Ул аларга булачак һөнәрләрендә уңышлар теләде. Һәрбер чыгарылыш студенты үз хезмәт урынын үз теләге буенча сайлады – кемдер район бүлегенең җитәкченең урынбасары була, кемдер дежур караул белән идарә итәчәк һ.б.

- Янгынга каршы дәүләт хезмәтенең Уральск институтына мин 2005 елда укырга кердем. Быел аны тәмамладым. Бүген мин   аттестацион – кадрлар коммисиясне узарга килдем, әлеге комиссия нәтиҗәләре буенча мине янгын профилактика бүлегенең өлкән инспектор вазыйфасын башкарырга билгеләп куйдылар. Хәзер хәрби медецина комиссияне үтәргә генә кала. Комиссияне узганнан соң эшли башлыйм, - дип әйтте Янгынга каршы дәүләт хезмәтенең Уральск институтын тәмамлаучы эчке хезмәт лейтенанты Леонов Павел.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International