16.07.2010 ел 18сәг.30 мин. Яр Чаллы шәһәре, АОА “Мастер -класс”, винилацетат клей чыгара торган цех.
16 июль көнне Чаллыда “Евросэф” базасында ОАО “Мастер - класс” винилацетат клей чыгара торган цехта шартлау булды. Шартлау турындагы хәбәр 18 сәг. 30 мин. килә. Цех хезмәткәрләре әйтүенчә цехта автомат саклау җиһазы эшләп китте, ә бу исә җитештерү процессында кимчелекне аңлата, нәтиҗәдә шартлау булды, бина ишелде. Цехның бинасы бер катлы, зурлыгы 20Х50 метр, тулысынча ишелгән диярлек. Цехта 1975 елгы технолог Иблаһимов Илшат Рафик улы калырга мөмкин дип фараз итәләр. Хәзерге вакытта янгынны сүндерделәр. Ишелүнең мәйданы 200 кв. метрны тәшкил иткән. Фаҗига булган урында 82 кеше һәм 24 техника, МЧС тан 52 кеше һәм 12 техника эшләде.
ПЧ – 54,55,56,72,89, ФГУП - 28 кеше, 7 техника
ЗПСО № 6 - 4 кеше, 1 техника
ССМП (03) - 6 кеше, 2 техника
УВД - 10 кеше, 3 техника
Прокуратура - 2 кеше, 1 техника
ФСБ - 2 кеше, 1 техника
Администрация - 3 кеше, 1 техника
17.07.2010 ел эзләү – коткару операция вакытында коткаручылар өем арасында технологның янып беткән гәүдәсен табалар.