Шартлау

2010 елның 16 июле, җомга

16 июль  көнне  Чаллыда “Евросэф” базасында  ОАО “Мастер - класс” винилацетат клей чыгара  торган    цехта шартлау  булды. Шартлау турындагы хәбәр  18 сәг. 30 мин. килә. Цех  хезмәткәрләре әйтүенчә цехта  автомат саклау җиһазы эшләп китте, ә бу исә җитештерү процессында  кимчелекне аңлата, нәтиҗәдә шартлау булды, бина ишелде.    Цехның бинасы бер катлы,  зурлыгы  20х50 метр,  тулысынча ишелгән диярлек. Цехта 1975 елгы технолог Иблаһимов Илшат Рафик улы калырга мөмкин дип фараз итәләр. Хәзерге вакытта янгынны сүндерделәр. Ишелүнең мәйданы 200 кв. метрны тәшкил иткән.  Фаҗига булган урында  63 кеше һәм 18 техника, МЧС тан 40 кеше һәм 10 техника эшли. 22 сәг. 30 мин. янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар эзләү операцияне дәвам итә.      

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International