Бүген Туполев исемендәге КДТУ студенларның тагын бер кызыклы практика көне узды. Киләчәктә булачак коллегаларын ТР буенча федераль янгын саклау хезмәтенең укыту үзәгенең хезмәткәрләре каршылады.
Өченче курс студентларына булачак янгын сүндерүчеләрнең беренче белемнәрен һәм осталыкларын кая алганнарын күрсәттеләр, Үзәкнең эшчәнлеге турында сөйләделәр.
Шулай ук, булачак МЧС хезмәткәрләре өчен Укыту үзәкнең янгын сүндерү сагы буенча экскурссия оештырдылар. Янгын сүндерү сагының җитәчкече Александр Курмышев студентларга янгын сүндерү машинаның төзелеше, янгын сүндерү өчен махсус чаралар турында төгәл итеп сөйләп бирде. Игътибар белән тыңлаганнан соң студентлар янгын сүндерүчеләрнең хәрби киемен киеп карадылар, әлеге киемнең һәм янгын сүндерү әсбапларның нинди авыр булуын алар үз җилкәләрендә татып карадылар.
Укытү үзәгендә студентларга бик ошады, кем белә, бәлки студентларның берсе әлеге үзәккә укырга яисә эшләргә килер. Вакыт күрсәтер.