Кичә 12 июль көнне Питрәч районының Колай авылында Мишә елгасында өч бала батып үлде.
- Салахеев Гадел Илдус улы 26.07.2003 ел. Колай авылы, Яшьләр урамы, 6 йорт, 1 фатир.
- Светиков Сергей Николаевич 08.11.2003 ел. Колай авылы, Профсоюз урамы, 37 йорт, 14 фатир.
- Салахеев Марсель Илдус улы 26.05.2002 ел. Колай авылы, Яшьләр урамы, 6 йорт, 1 фатир.
Дүрт малай Мишә елгасына су коенырга килә. Су йөзә белмәгәнлектән алар елганы кичеп чыгарга уйлыйлар. Киемнәрен ярда калдырып суга керәләр. Малайлар елганың уртасына хәтле җитә, шулчак көчле агым аларны ике метрлы тирәнлеккә илтә. Өч бала бер – бер артлы бата башлый. Дүртенче малайны елга агымы тагын да ераккарак илтә һәм ул суга баткан ботаклы – чатаклы агачка эләгеп кала. Әлеге малайны куркыныч вакыйганың шаһиты коткара һәм “01” хезмәтенә хәбәр итә. Тиз арада килеп җиткән федераль янгынга каршы хезмәтенең 126 нчы янгын сүндерү сагының янгын сүндерүчеләре кул астындагы чаралар ярдәмендә балаларны эзләргә керешәләр. Суга чумып, көймәдән эхолот(тирәнлекне һәм таныш булмаган әйберләрне күрсәтә ) белән җиһазланган озын колга ярдәмендә балаларны табырга тырышалар.
Берничә вакыттан соң Казанның 2нче эзләү – коткару зональ отрядының водолазлары килеп җиттә. Алар фаҗига булган урыныннан 100 метр ераклыкта балаларны табып ала. Балаларның үле гәүдәләрен 22 сәг. 45 мин. судан алып чыгалар һәм хокук саклау органнарына тапшыралар.