Минзәлә районы янгын сүндерүчеләре ЗПСО № 6 коткаручылары белән бергә Камада туңа торган балыкчыларны коткарганнар

2016 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Балыкчылар авыр хәлләре турында 3 нче февральдә 17:24 тә хәбәр иттеләр. Аларның берсе тагылма белән өч тәгәрмәчле кар автомобиле ватылганы һәм үзләре яр буена кадәрь барып җитә алмаганы, туңганнары турында сөйләгән. Борчулы сигнал ТР буенча ПСЧ-122 ОФПС-15 килгәннән соң янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең башлыгы Валерий Михайлович Губернаторов үзе телефон аша балыкчыларга шалтыратып кул астындагы метриаллардан учак яндырырга тәкъдим иткән.

Яны торган учак буенча сәгать 19:00 дә аларны яр буеннан 20 километрда елганың бозында тапканнар. Сәгать 19:15 тә урынга кар автомобилендә Яр Чаллыдан ЗПСО № 6 коткаручылары килгән. Коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр кар автомобилләрендә 1977, 1985 һәм 1985 елларда туган өч балыкчыны яр буена илтеп куйганнар (бер балыкчы коткаручылар килеп җиткәнче яр буена кадәрь үте барып җиткән). Коткарылганнарның бөтенесе дә Минзәлә шәһәренең торучылары. Алар медицина ярдәменнән баш тарткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International