Мич һәм төтенлек белән эшләгәндә саклык чаралары

2016 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

1. Ягу сезоны алдыннан мичләрне һәм төтенлекләрне чистартырга, төзәтергә һәм известь яисә кызыл балчык измәсе белән агартырга.

2. Агач чарлак яисә кат ара капламалар белән тоташтырылу урыннарында мичнең, төтен торбасының кирпеч салымнары киң булырга тиеш.

3. Нинди дә булса мичнең үз нигезе булырга тиеш һәм ул кырыйның бөтен ягы белән агач төзелешләргә терәлмәскә тиеш. Мич алдында агач идәнгә 50 х 70 см калай (мичалды) табак кагып куярга.

4. Ягыла торган мичләрне күзәтүсез яисә балаларга калдыру бик куркыныч.

5. Мичләрне ягыр өчен янып китүчән сыекчаларны кулланырга ярамый.

6. Мичне үтә кызынуга китермәс өчен аны көнгә ике-өч тапкыр ягырга тәкъдим ителә һәм бер ярым сәгатьтән артык түгел.

7. Йокларга ятуга өч сәгать алдыннан мич ягу тукталырга тиеш.

8. Салымда ярыклар барлыкка килүне булдырмас өчен төтенлектә җыела торган корымны чистартырга кирәк.

9. Мич өстендә киемне һәм юеш утынны киптерергә ярамый.

10. Мебель һәм челтәрләр ягыла торган мич массивыннан ярты метрдан ким тормаганны карап торыгыз.

11. Буй буенча мич эченә сыймый торган утын белән мичне ягарга берничек тә ярамый.

12. Минуслы температуралар килә торган вакытта төтенлектә боз барлыкка килү куркынычы яный. Ул торак бүлмәләрнең җилләнүен бозарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International