Лениногорск районында янгында алты кеше һәлак булган

2016 елның 9 гыйнвары, шимбә

2016 елның 9 нчы гыйнварында Лениногорск районының Иске Кувак бистәсендә Октябрь ур., 2 буенча бер катлы шәхси торак йортның януы турында сәгать 0:40 та хәбәр килгән. Өйдә 8 кешелек (2 олы һәм 6 бала) гаилә тора иде. Беренче янгын сүндерү бүлекләре чакыру урынына 8 минут эчендә килеп җиткән. Янгынны сүндерүгә 4 көпшә юнәлтелгән иде. Ачык янун 1:17 дә бетерлгән. Хатын-кыз һәм биш бала мәете табылган. Ир-ат яраланган, алтынчы бала туганнарда кунакта булган. Янгын урынында 40 кеше һәм 15 берәмлек техника, шул исәптән Россия ГТХМ нан 13 кеше һәм 3 берәмлек техникадан торган көчләр һәм чаралар эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International