- Каты суыкта бик кирәк булмаганда урамга чыкмаска тырышыгыз.
- Урамга чыкканда температурага туры килгәнчә киенер өчен алдан ук һава торышын карап алыгыз.
- Алкоголь эчмәгез – алкоголь исерү (башка төрле исерү дә) җылы иллюзиясен тудыра һәм суынуга китерә.
- Суыкта тартмагыз – тарту канның периферия әләнешен киметә, һәм шулай итеп, кул-аякларны зәгыйфь итә.
- Иркен кием киегез – бу нормаль кан әйләнешенә булыша. “Кәбестә” принцибы буенча киенегез – киемнәр арасындагы һава катламнары җылыны бик яхшы саклый.
- Тар аяк киеме, олтыракның булмаганы чиләнгәнлекләр һәм туңуларның барлыкка килүе өчен алшартларыдыр. Аяк киеменә җылы олтыракларны салырга кирәк, ә киҗе-мамык оеклар урынына йон оекларын кияргә кирәк, чөнки алар юешне сеңдереп, аякларны коры килеш саклый.