Бөреледә нефть базасында өйрәнүләргә “канәгатьләнерлек” билгесен куйдылар

2015 елның 22 сентябре, сишәмбе

Бүген “Лукойл-Уралнефтепродукт” ЧҖҖ региональ вәкиллегенең Бөреле нефть базасында нефть продуктлар түгелүен бетерү буенча бердәм штаблы өйрәнүләр үтте. ТР ГТХМ карамагындагы 1 нче (Буа) һәм 2 нче (Казан) Зональ эзләү-коткару отрядларының коткаручылары җирле гадәттән тыш формированиеләргә фаҗиганың нәтиҗәләрен бетерергә ярдәм иттеләр. Өйрәнүләр барышын “Лукойл-Уралнефтепродукт” ЧҖҖ ТР Региональ идарәсе башлыгы Рөстәм Хөсәенов һәм Татарстан Республикасы ГО эшләре һәм ГТХ министры урынбасары, ТР ГТХМ карамагындагы эзләү-коткару хезмәте башлыгы Илһам Насыйбуллин карап тордылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International