Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 66 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 33 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 5 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 2 кеше зарар күргән.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, 2 очракның сәбәбе ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 4 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, баткан кешене эзләү буенча – 1 тапкыр.
20.09.2015 ел 03.16 Чистай шәһәре, Энгельс урамы, 127 нче йорт, «Фикс Прайс» кибете.
Ут кибеттә чыга. Мәйданы 20 кв.м. янгын нәтиҗәсендә, 1996 елгы ир-ат зарар күрә. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү.
20.09.2015 ел 09.18 Кукмара МР, Яңа Сардык авылы, Үзәк урамы, 14 нче йорт.
200 кв.м. мәйданында сарай янган. Янгынны сүндерүдә “Уңыш”, “Игенче” ирекле янгын сүндерүчеләре катнашты. Янгын нәтиҗәсендә, 1973 елгы ир-ат зарар күрә. Сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Ягын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.