Күңелгә тиерлек, шундый язма белән ясалган рәсемне бүген, биш яшьлек Олеся үзен коткарган, 12 яшьлек Кирилл Цветковка тапшырды. Җәй башында, Бирюле авылында урнашкан күл яныннан узып барганда ярдәмгә чакырган тавыш ишетә Кирилл. Шул вакытта ул күреп ала, бер кыз суга бата башлаганын, озак уйлап тормыйча Кирилл киемнәрендә салмыйча суга сикерә, су астына китеп барган кызны чәченнән тотып алып ярга таба йозә башлый.
Бүген, Биек Тау районында урнашкан Бирюле авылы мәкктәбендә зур тантаналы линейка узды. Анда Кириллны барлык укытучылар, укучылар, килгән кунаклар алдында мактап та уздылар. Генерал-лейтенант внутренней службы Рафис Хабибуллин да читтә калмады мондый хәлләрне ишеткәч, ул Кирилл өчен рәхмәт хатын тапшырды.