Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан

2015 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 68 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга –5, ялган чакыруга – 27, янусыз кыска ялганышка – 5, ризык көюгә – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 7. Республика янгын сүндерүчеләре 6 янгынны сүндергән, торак секторда – 3, каралтылар – 1, печән кибәне – 1.

Сәбәпләре: балалар ут белән уйнаганнан – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, яшеннән – 3 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын үтәмәү – 1 янгын, электр җиһаз корылышының кимчелеге – 1.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 16 тапкыр чыкканнар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыкканар.

ТР ГТХМ                карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру 7 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ачуга – 5, башкаларга – 1, юл-транспорт һәлакәтенә – 2, егылган агачларны кисәргә – 1. Идел елгасын патрульләштерүгә – 1. Өйрәнүләргә – 2.

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International