Минтимер Шәймиев Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды

2010 елның 17 феврале, чәршәмбе
 

17 февраль көнне Татарстан Республикасының Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремельның Тантана залында Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды. Дәүләт бүләген, Татарстанның башлыгы кулыннан 55 кеше алды – предприятия идарәләре һәм республика оешмалары, мәгәриф муниципаль җитәкчеләре, дәүләт хезмәткәрләре, фән һәм мәдәният эшлекләре.

“Буген Казан Кремелендә бүләкне лаеклы һәм талантлы кешеләр ала, алар җиңел булмаган шартларда зур уңышларга ирешә алдылар”, - дип билгеләп үтте үзенең кереш сүзендә Татарстан Президенты. Минтимер Шәймиев шәхсән үзеннән, Хөкүмәт һәм ТР Дәүләт Совет исеменнән   рәхмәт сүзләрен белдерде.  

Татарстан Республикасының дәүләт бүләген – “За доблестный труд” медален- Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы  Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең җитәкчесе – Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры эчке-хезмәт генерал – майоры Хәбибуллин Рафис Җәүдәт улына тапшырдылар. Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының коллективы үзенең җитәкчесен бу олы бүләк белән  котлый. Аңа  киләчәктә гражданнар оборонасы камилләшү системасында һәм янгын куркынычсызлыгын  тәэмин итүдә  уңышлар теләп кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International