Шартлы янгынны Балык - Бистәсе районының янгын сүндерүчеләре кыска вакыт эчендә сүндерделәр

2010 елның 16 феврале, сишәмбе
 

16 февраль көнне иртәнге сәгать унда   Балык – Бистәсе районының Октябрь урамында өч катлы торак йортта янгын чыкты. Беренче булып янгынга  7 минут эчендә Балык-Бистәсе муниципаль районының 128 янгын бүлегенең  расчетлары килде. Балык-Бистәсе янгын сүндерүчеләре торак йортларда янгынны сүндерү буенча менә шундый өйрәтмәлләр узды.

Янгын турындагы хәбәр янгын сүндерү сагына бишенче номерлы күрше фатирдан килә. Беренче килгән 128 янгын сүндерү сагы 10сәг.07 минутта төтен саклау звено буенча  разведка ясадылар.  Алар үз эшләрен төтенгә баткан подъездан  башладылар. Янгын сүндерүчеләр 3нче каттан 3 кешене коткардылар. 10сәг.10 минутта гадәттән тыш хәл булган урынга  128 янгын сүндерү сагының башлыгы  эчке – хезмәт подполковнигы Ветёлкин В.И. җитәкчелендә оператив төркем чыкты. 10сәг.25 минутта янгынны сүндерделән. Янгын фатир хуҗасының исерек килеш тәмәке тарту аркасында килеп чыкты дип фараз ителә.  Нәтиҗәдә бер фатир зыян күргән. 3 кеше коткарылды. 30 кеше янгын сүндерүчеләр  килгәнче үзләре чыгарга элгерделәр. Барлыгы йортта 56 кеше яшәде. 5 кеше республика клиник хастаханәсенә озатылды. Янгында гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 9 хезмәткәр һәм 4 техника катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International