15 февраль көнне Чистайда Ленин урамында МУП УК “Торак комплекс” административ бина ишелеп төште. Гадәттән тыш хәл булган урынга янгын сүндерүчеләр, коткаручылар, “Водоканал” хезмәте, “Электр челтәре”, ОАО “Чистопольремстрой” инженер хезмәте чыктылар. Бәхеткә каршы, әлеге гадәттән тыш хәл шартлы гына иде, ләкин барлык хезмәтләр чын мәгънәсендә үз эшләрен оператив рәвештә башкардылар. Ленин урамындагы МУП УК “Торак комплекс” административ бинаның ишелүе турындагы хәбәр “01” дежур пультына 9 сәг. 00 минутта килә. Бина электр тапшыру линиясенең тимер – бетон терәге түбәгә төшү аркасында ишелә. Ишелү нәтиҗәсендә бинаның 35 м2 җимерелә. Тимер түбә, 22 м2 мәйданында түбә түшәмәсе (2 каттагы) һәм стеналар зарар күрде, 11 кеше җәрәхәтләнде. 09сәг.05 минутта гадәттән тыш хәл булган урынга 67 янгын сүндерү сагының башлыгы эчке – хезмәт капитаны Першин А.В. җитәкчелегендә оператив төркем чыкты. Гадәттән тыш хәл булган урында 67 нче янгын сүндерү сагының шәхси составы, Чистай муниципаль районының РСЧС территориаль системасы эшләде: ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 67 нче янгын сүндерү сагыннан – 10 кеше, һәм 2 техника; ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 67 нче янгын сүндерү сагының оператив төркеме һәм Чистополь шәһәренең ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгының идарәсеннән – 3 кеше һәм 1 техника.
Инженер хезмәте: 6 техника (экскаватор 1, бульдозер 2, кран 2, авария – техника автомобиле САГ аппараты 1), 12 кеше.
УК “Торак комплекс”: УАЗ – 31512 машинасы, 2 кеше.
ССМП (03): 3 техника, 9 кеше.
Чистайның ОВД: 2 техника, 6 кеше.
3 нче Эзләү – коткару зональ отряды: 1 техника, 4 кеше.
АВБ Чистай су каналы: 1 техника, 2 кеше.
АВБ Чистай РЭС: 1 техника, 2 кеше.
Чистай район администрациясе: 1 техника, 2 кеше.
Барлыгы: 52 кеше, 19 техника.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан – 17 кеше, 4 техника.