ГТХМ хезмәткәрләре “Гаилә” мәчетендә дәресләр үткәрде

2015 елның 18 августы, сишәмбе

Ничек хәвеф-хәтәрдән үзеңне сакларга, янгыннарны булдырмаска һәм гадәттән тыш хәлдә нишләргә – бу һәм башка күп төрлегә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең хезмәткәрләре Казан шәһәренең “Гаилә” мәчете карамагындагы балалар лагерының укучыларын өйрәттеләр. Балаларга суда коткарылу ысулларын һәм чараларын күрсәттеләр, сак булу чаралары турында сөйләделәр. Балалар нишләп янгыннар чыкканны һәм аларны нинди чаралар булдырмаганны белделәр. Янгын килеп чыкканда үзеңне тоту кагыйдәләре әһәмиятле булды. Күзәтү эшләр инспекторлары ут сүндергечләрне ничек кулланганны күрсәттеләр һәм 01 һәм 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру номерлары буенча янгын һәм башка вакыйга турында ничек дөрес итеп хәбәр итергә аңлаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International