Дүрт аяклы коткаручылар

2010 елның 8 феврале, дүшәмбе
   

Кешеләрне эзләү осталыклары һәм тәҗрибәләре белән алмашыну – менә шундый төп максатларны Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Приволжск региональ үзәкнең кинолог укыту-методик җыелышында куйдылар. Бу җыелыш 9 февральдән алып 11 февральгә кадәр Казанда узачак. Дүрт аяклы коткаручыларны укытырга Украина, Санк – Петербург, Мәскәү, Челәбе һәм башка шәһәрләрдән кинологлар килделәр. Әлбәттә, җыелышта Татарстан Республикасының кинологлары да катнашачак. Катнашучыларның барлыгы–40 кеше. Өч көн дәвамында коткаручылар гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кинолог отряд полигонында үзләренең дүрт аяклы дуслары белән  табигать мохитендә һәм  техноген зонада җимерелү вакытында кешеләрне эзләү- коткару   күнегүләрен уздырачаклар. Шулай ук, этләр махсус командаларны ясау осталыкларын  күрсәтәчәкләр һәм альпенизм өлкәсендә һәр кинолог  үзенең эте белән өйрәтмә  коткару операциясендә катнашачак. Әлеге өйрәтмәләр  июль аенда башкалабызда узачак Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Приволжск региональ үзәкнең сертификат җыелышына эзерләнү мөмкинлеге тудыра. Моның турында  ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгының урынбасары, Эзләү – коткару хезмәтнең башлыгы Фазлеев Эмиль хәбәр итте.        

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International