Бу вакыйга турында ТР Премьер- министр кубогына уйнатылган янгын – кулланма спорт төре буенча VI Бөтендөнья ярышларның ябылу тантанасы вакытында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең башлыгы Хәбибуллин Рафис Җәүдәт улы хәбәр итте. Әлеге үзгәрешләр Миңнеханов Рөстәм Нургали улы Татарстан Республикасы Президенты вәкаләте йөкләнүеннән соң бүгенге Дәүләт Советның карарынан соң булды. ТР Премьер-министр кубогына уйнатылган соңгы янгын – кулланма спорт буенча ярышлар ТР команда җиңүе блән тәмамланды. Татарстан спортсменнары ике төр буенча да беренче булдылар – 100 м чабу һәм баскыч буенча менү. Татарстан командасы Россиянең әлеге спорт төре буенча иң яхшылардан булып саналуын тагын бер тапкыр раслады –дип, әйтте баш судья Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең башлыгы Хәбибуллин Рафис Җәүдәт улы. Быел ярышта Россиянең төрле регионынан килгән 19 командыдан 300артык спортсменнар катнашты. Бу турнир бөтендөнья ярышларның планына кертелде. Моннан тыш “Мастер спорт ” дәрәҗәсен алу өчен, быелгы ярышлардан алып катнашучыларга өстәмә бал алырга мөмкинлеге туды. Әлеге рөхсәтне турнир оештыручылар быел алдылар, бу исә ТР Премьер- министр кубогына уйнатылган янгын – кулланма спорт төре буенча Бөтендөнья ярышларның әһәмиятле һәм югары статуслы булуын дәлилли.
Бүген ярышның йомгаклау этабында баскыч буенча менү җиңүчене билгеләделәр. Беренче урынны- Татарстанның җыелма командасы яулады, икенче урынны- Пермь өлкәсенең җыелма командасы алды. Өченче урынны – Саратов өлкәсенә бирделәр. Җиңүчеләрне медальләр һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.