21 гыйнварь көнне икенче зональ эзләү – коткару отряданың коткаручылары боз астына төшеп киткән малайны коткардылар. Раиф күленә алты яшьлек малай әтисе һәм ике хатын кыз белән килде. Вакыйга булу алдыннан әти кеше ашыгыч эш буенча Яшел Үзән районына китеп бара. Бала үз-үзенә хуҗа булып, боздан ясалган төрле фигураларны карап йөри башлый.
Раифа чиркәвенең төп купель янында боздан ясалган фигура балкып тора, аның үзәгендә махсус бәке киселгән. Фигураны карап йөргәндә бала таелып суга төшеп китә. Ләкин, төшкән вакытта малай кулларын киң җәеп бәкенең кырыена тотынырга өлгәрә. Караңгыда баланың акыруын икенче зональ эзләү – коткару отряданың коткаручысы Дмитрий Мартынов ишетеп ала. Баланың кайда булуын һәм аны бозлы судан алып чыгу өчен гадәттән тыш хәлләр министрлыгының коткаручысына 40 секунд вакыт җитте. Кызыксынучан баланы коткаручылар оператив машинага илттеләр, анда аның киемнәрен алыштырып кайнар чәй эчертеләр.