Раифадагы «Крещение» бәйрәме фаҗигасез узды

2010 елның 19 гыйнвары, сишәмбе
 

Гадәттән тыш хәл турында кисәтү, масса күләм күп кеше булган җирдә куркынычсызлыкны һәм иҗтимагый тәртипне тәэмин итү – менә шундый төп бурычлар “Крещение” христиан бәйрәмендә катнашкан  Яшел Үзән янгын гарнизон хезмәткәрләре өчен булды. Чиркәүләрдә мондый дежурларны янгын сүндерүчеләр ел саен оештыра. Бу юлы янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар Яшел Үзән районының  барлык  торак секторларга чыктылар: Васильево бистәсе, Ильинка бистәсе, Свияжск утравы һ.б. Гаддәтәгечә бик күп кеше Раиф чиркәвендә булды. Әлеге христиан бәйрәмдә Яшел Үзән гарнизонның 39 хезмәткәре дежур тотты. Моннан тыш коенучылар артыннан Казанның коткаручылары да күзәтеп торды.  Алар әйтүенчә мондый бәйрәмдә бернинди фаҗигаләр булмый. Дөрестән дә “Крещение” бәйрәме хәвеф – хәтәрсез, фаҗигасез узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International