Бүген төнлә Сарман районында ике кеше янгында һәлак булды. Янгын ике катлы йортның икенче катында, үлүчеләрнең исерек килеш тәмәке тарту нәтиҗәсендә чыкты. Фатир хуҗасы пенсионер. Ун көн элек ул бер кайда да эшләмәгән дустын кунарга кертә. Фаҗига алдыннан хуҗа кеше бер айлык пенсиясен ала. Әлеге акчага алар кәеф – сафа коралар. Спирт эчемлекләрне эчүдән соң, кунак һәм хуҗа кеше яткан килеш тәмәке тартып йоклап киттәләр. Төтен исенә беренче булып хуҗа уянып китә, әлеге бүлмәдән ул чыгарга тырышып карый, ләкин чыга алмый. Аның үле гәүдәсен янгын сүндерүчеләр янгын сүндергән вакытта коридор бүлмәсендә табалар. Ә кунак кеше исә, уянмыйча бүлмәдә янып үлә, коткаручылар аны нәкъ шунда таба да инде.