Казанга барган “Рено-Меган” машинасы каршы юлга чыгу нәтиҗәсендә “КАМАЗ” машинасы белән бәрелешә. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә җиңел машинасында булган биш кеше һәлак була. Җәрәхәтләнүчеләр юк. ДТП булган урынга Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсенең оператив төркеме, ОФПС -14 опреатив төркеме, шулай ук ПЧ- 118 дежур сменасы һәм икенче зональ эзләү – коткару отряды чыктылар. Гадәттән тыш хәлне ликвидацияләүдә гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 9 хезмәткәре һәм 3 техника катнашты. Коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр махус коткару әсбаплар белән үле кешеләрнең гәүдәләен алдылар. Шулай ук фаҗига булган урынга РОВД хезмәткәрләре, прокуратура, район администрациясе, ашыгыч медецина хезмәткәрләре дә килделәр.